САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәрәзле телефон: файдасы күбрәкме, зарарымы?

1 сентябрьдән дәрес вакытында укучылар кәрәзле телефоннан сөйләшә алмыйлар.

Кәрәзле телефоннар тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Аннан башка күпме генә яши алабыз икән. Ләкин, аралашу, мәгълүматлар дөньясы белән тоташтыруның мөһим элементы булса да, белгечләр әйтүенчә, аның зарары да юк түгел. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге өчен. Дәрес вакытында телефоннан сөйләшү исә укучыга яңа теманы үзләштерергә дә комачаулый. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы яңа закон нәкъ менә шуларны кисәтү максатыннан кабул ителде дә инде. Белгечләр, кәрәзле телефоннардан дәрестән тыш вакытта файдаланганда да, кайбер куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыралар. Район балалар табибы Люция Алиуллина белән әңгәмәбез – шул хакта.

  • Санлы мәгълүмати технологияләрнең үсеше гаджетларның балалар һәм яшүсмерләр тормышына да киң үтеп керүенә сәбәпче булып тора. Саннардан күренгәнчә, балалар арасында кәрәзле телефоннарның таралуы 98,3 процент тәшкил итә. Безнең илдә күпчелек балалар, мәктәпкә кергәндә үк, алардан даими рәвештә файдалана башлыйлар. Бүгенге көндә ул сөйләшү өчен генә түгел, миникомпьютер буларак та кулланыла. Аның уңай яклары күп, әлбәттә. Кирәк вакытта, ата-аналар һәм башкалар белән тиз арада элемтәгә керергә  ярдәм итә, аннан видеоязмалар, төсле рәсемнәр карарга, тавыш язмаларын тыңларга, уеннар ярдәмендә психомотор һәм логик күнекмәләрне үстерергә һәм, ниһаять, алар ярдәмендә баланың статусын күтәрергә дә мөмкин ә мин кемнән ким? Әмма аның сәламәтлеккә зарары да шактый. Күзнең күрү сәләте начарланырга, компьютер-күрү, җилкә-терсәк синдромнары формалашырга, очлыкларда, бигрәк тә уң кулда, аркада авырту барлыкка килергә, баланың гәүдә торышы бозылырга мөмкин. Шулай ук психологик тайпылышлар да искәрмә түгел. Гаджетлар куллану цифрлы бәйлелек, аутизм, хәтта образлар аша фикер йөртүгә һәм цифрлы җиңел акыллылыкка да китерә ала.
  • Боларны булдырмас өчен нишләргә?
  • Балаларны гаджетлардан, компьютерлардан, электрон җайланмалардан дөрес файдаланырга өйрәтергә, дөрес режимга күнектерергә кирәк. Беренчедән, ата-аналар баланың кәрәзле телфоннардан файдалануын, социаль челтәрләрдә булуын контрольдә тотарга, алардан файдалану вакытын чикләргә, аларның организмга нинди йогынты ясауларын аңлатырга тиешләр. Кәрәзле телефоннарның балалар сәламәтлегенә зарарлы йогынтысын берничә төркемгә бүлеп карарга була: электромагнит нурланыш; экраннарның сыйфаты һәм күрү сәләтенә йөкләмәсе; терәк-хәрәкәт аппаратына муенга, умыртка баганасына йогынтысы, вак моторика үсешенең бозылуы; экран вакытының комплекслы тәэсире.

Электромагнит нурланышның йогынтысына килгәндә, кәрәзле телефоннар югары ешлыктагы электромагнит кырлары чыганагы булып торалар. Сөйләшкәндә, аеруча зур йогынты баш миенә, күрү, ишетү һәм тигезлекне сакларга ярдәм итүче органнарга ясала. Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы электромагнит нурланышны канцерогеннар төркеменә кертте. Физиологик үзенчәлекләре нәтиҗәсендә балалар һәм яшүсмерләр электромагнит кыры йогынтысына  аеруча сизгер һәм бирешүчән. 6-13 яшьлек балалар белән үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, абонентка шалтыратканда һәм нурланыш түбән булганда, электроэнцефалография үзгәрешләре 10 яшьтән кечерәк балаларда гына һәм кәрәзле телефонга якын торган баш мие өлешендә генә була. Нурланыш югары булганда, бу үзгәрешләр балаларда гына түгел, яшүсмерләрдә дә күзәтелә, һәм алар ике ярымшарны да һәм баш миенең тирән бүлекләрен дә биләп ала. Кәрәзле телефоннардан дәвамлы һәм интенсив файдаланганда һәм көндәлек электромагнит йөкләмә югары булганда, 7-10 яшьлек балаларның баш миенең нурланышка ешрак дучар була торган өлешендә тотрыклы локаль үзгәрешләр күзәтелә.

Эпидемиологик тикшеренүләр дә кече яшьтәге мәктәп укучыларының иммун системасы начарлануын күрсәтә – салкын тию авырулары ешая, нерв сисиемасы да үзен сиздерә – баш авыртулары ешрак кабатлана, йокы бозыла. Күрү сәләтенә килгәндә, экраннан, бигрәк тә кечкенәсеннән уку күрү сәләте кимүгә һәм акыл ягыннан аруга китерә. Нәтиҗәдә балалар экраннан укылган текстны начаррак аңлыйлар һәм авыррак үзләштерәләр.

Хәзерге вакытта күп балалар кәрәзле телефоннарны компьютер сыйфатында файдаланалар. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

Әлбәттә, моның да зарары бар. Кискен сурәтле якты экран, телефонның размеры кечкенә булу, озак файдалану сәламәтлек өчен уңай түгел. Кече яшьтәге мәктәп укучылары экран каршында көн саен ике һәм аннан да артыграк сәгать утыралар. Мондый балаларда йокы, кәеф, игътибар, хәтер, интеллект бозыла, академик өлгерешләре, шулай ук баш миенең өлгерүе дә түбәнәя. Алар дәрес материалына игътибарларын озакка юнәлтә алмыйлар. Активлыклары да кими. Тикшерүләр аларда смартфоннарга карата бәйлелек барлыкка килүне дә күрсәтә. Бүгенге көндә балалар һәм яшүсмерләрнең 23 проценты шуның белән интегә. Гадәтләнгән озын текстларның ачык төстәге кыска вакытлы мультимедиа образлары белән алышынуы, аларның үзгәреп торуы, мәгълүматның өзек-өзек булуы да бала акылына кире йогынты ясый, ягъни кыска образлар аша фикер йөртүне формалаштыра. Бу очракта бала мәгълүматны текст рәвешендә тулы итеп алмый, мәгълүмат алу өчен, ул рәсемнәр, видеороликлар, графика, схема, таблицалар арасында ориентлашырга мәҗбүр була. Мәктәптә бала текстлар белән эшләргә, логик нәтиҗәләр ясарга өйрәнгәнлектән, уку процессында гаджетлар куллануны чикләү яхшы. Смартфон экраныннан артыгын файдалану гәүдә торышының бозылуына, симерүгә, сөякләр тыгызлыгының кимүенә, мускуллар кысылуына да китерергә мөмкин. Гипертензия һәм диабет ихтималы да арта.

Боларны булдырмас өчен нишләргә соң?

Кәрәзле телефонның нурланышы телефонның моделенә, база станциянең ераклыгына, сөйләшүнең дәвамлылыгы һәм ешлыгына бәйле. Шуңа күрә түбәндәге киңәшләрне истә тоту яхшы булыр. Балага телефонның нурланыш дәрәҗәсе түбән булган моделен сайларга кирәк. Кнопкалы телефон урынына смартфон сайлау яхшырак. Телефоннан мөмкин кадәр азрак сөйләшү, зарядка вакытында, экранлы корылмаларда җир асты кичүләрендә, метрода, хәрәкәт итүче транспортта сөйләшмәү әйбәтрәк. Телефонны, контакт барлыкка килгәч кенә, колакка якын китерү дөрес. Телефонны баштан ераграк тоту – наушниклар ярдәмендә яки “громкая связь” режимында сөйләшү яхшырак. Зарядка вакытында сөйләшмәгез. Үткәргечле наушниклар сайлау уңышлырак, чөнки чыбыксызлары үзләре үк радиосигнал кабул иткеч булып торалар. Наушниксыз һәм “громкая связь” режимыннан башка сөйләшкәндә, сөйләшү дәвамлылыгын 2 минуттан арттырмаска кирәк. Сөйләшүләр арасында кимендә 15 минут тәнәфес булырга тиеш. Телефонны үзең белән йөрткәндә, аны гәүдәдән, күкрәк һәм җенес бизләреннән ераграк тоту, сумкада йөртү яхшырак. Төнгә сүндерергә, баштан кимендә 1-2 метр читтәрәк, шалтырау, смс тавышларын сүндереп тоту киңәш ителә.Тавышлы шалтыратуларга караганда, ватсап, телеграммнан файдалану куркынычсызрак.  

Телефоннан мобиль Интернет режимында файдалануның да үз кагыйдәләре бар. Дәрес әзерләгәндә, смс тавышларын сүндереп кую, телефонны читкәрәп алып кую яхшырак. Интернет аша видео караганда, укыганда, телефонны кулда тотмаска, аны шулай ук читкәрәк алып куярга кирәк. Дәрес текстларын аннан укымау киңәш ителә. Укырга туры килә икән, “уку режимы”ннан файдаланыгыз. Йокыга кадәр 1-2 сәгать, шулай ук төнге вакытта экраннан файдаланмагыз. Кече яшьтәге мәктәп укучылары телефоннан бер файдалану вакытын 10 минуттан да арттырмасыннар. Бу вакыт 1-2 сыйныф укучылары өчен көнгә – 1-2 сәгать, 3-4 сыйныфлар өчен – 1,5,  5-9 сыйныфлар өчен – 2, зурраклар өчен 2,5 сәгатьтән артмаса яхшы. Баланың телефоннан файдалану вакытын контрольдә тоту өчен, ата-аналар кушымтасы бар. Сүз уңаеннан, мәктәптә кәрәзле телефоннан бала, оешма хезмәткәрләре тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда һәм башка экстерн очракларда гына файдаланырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев