САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Карашайда бюджет батырлары данланды

Карашай Саклау авыл җирлеге санитар икеайлык кысаларында үткәрелгән бәйгедә район буенча җиңү яулады.

Шул уңайдан җирлек башлыгы Вероника Хөсниева авылда узган Сабантуйда уртак җиңүгә өлеше кергән һәркемгә эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Бигрәк тә бюджет оешмаларында эшләүче кызларыма рәхмәтем зур. Март аеннан бирле бөтен җирдә чистарту, агарту, төзекләндерү эшләре башкарылды. Авыллар халкы күз алдында һәм авылдашлар ярдәме белән дә урамнар, капка төпләре чистарды, матурланды. Районкүләм җиңүебез – уртак хезмәт җимеше. Барыгызга да зур рәхмәт. Икмәкне алтын да алмаштыра алмый, шуңа табыннарыбыз мул, икмәкле булсын, - диде ул. 

Бюджет хезмәткәрләренә башлык парлы чиләк белән бодай бүләк итте. Ә күчтәнәчне әзерләргә фермер Айдар Хәйруллин ярдәм иткән.

Видеоны безнең Телеграм-каналда карый аласыз👉 https://t.me/sarman_rt/23976?single

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев