Июнь башыннан Татарстан цифрлы телевидениегә күчеп бетәчәк, бу айдан республика территориясендә аналоглы телевидение тапшырулары күрсәтми башлаячак.
Цифрлы телетапшыруларны районда инде бүген дә карап була: яңа модельле телевизорлар яисә искеләренә алынган приставкалар бу мөмкинлекне бирә. Цифрлы телевидениегә күчкәндә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы бар. Мондый очракта 8-800-220-20-02 телефоны аша Бердәм мәгълүмати үзәккә яисә 8(8552)30-87-54, 78-12-55 телефоннары аша белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз