САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Итне атнасына ничә тапкыр ашарга ярый?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Эндокринология медицина тикшеренү үзәге терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзагоева «RT» басмасы белән әңгәмәдә дөрес туклану буенча киңәшләр биргән.

Аныңча, итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Ә колбаса һәм сосискалардан бөтенләй баш тарту хәерле.

Моннан тыш, ул, йомырканы көн саен ашарга ярамый, дигән фикерне кире какты. Аның сүзләренчә, көн саен пешкән бер йомырка ашау зыян китермәячәк.

В төркеме витаминнары организмга керсен өчен ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска кирәк. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны азрак ашагыз.

Акрын үзләштерелүче углеводлар, бөтен бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр матурлык һәм сәламәтлек өчен дөрес туклану стиле булып тора.

Фото: pixabay.com

Реклама

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев