САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исламның уйнавына профессор да сокланды

27 октябрьдә Мамадышта гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге Республика смотр-конкурсының III йомгаклау туры һәм гала-концерт булды.

Анда республиканың 29 районнынан, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Башкортсанның Туймазы районыннан гармунчылар катнашты. Финалда район данын Флера Гайнемөхәммәтова һәм Җәлил балалар музыка мәктәбе укучысы Ислам Кадыйров (укытучысы Рәмзия Йөзлебаева) якладылар. Алар, уңышлы чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнделәр. Ислам катнашучылар арасында иң яше иде. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин җитәкчелегендәге жюри аның тальянда башкару осталыгын югары бәяләде.

Реклама

Фото:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1315020.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев