САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске дус яңасыннан яхшыракмы?

"Дусларның булмый иске я яңасы, Барыбер безгә бергә барасы", диләрме әле, дуслар?

“Дуслар була бу тормышта санаулы гына”, - дип җырлый Фирдүс Тямаев та.
Күп еллар сыналган дуслар була, яңасы да гомерлеккә әверелергә мөмкин. Дусның дуслыкның кадерен белә, нинди генә вакытларда да сиңа хыянәт итми торганы була, сереңне алып, читкә чәчә торган “ясалма” дуслар да бар.
Дусның янда гына булу-булмавы мөһим түгел.
Әйдәгез, бүген тугры дусларыбызга рәхмәтләребезне җиткерик. Шалтыратып, хәлләрен белешик, күрешик, очрашыйк, кунакка чакырыйк я үзләренә барыйк, "Рәхмәтлемен Аллаһы Тәгаләгә, язмышыма, синең белән очраштырган өчен", дияргә дә онытмагыз. Сәбәбе дә бар - бүген иске, сыналган дуслар көне.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев