САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Яхшыбайдагы Кече авыл көненә күрше авыллардан да килделәр

Узган атна бәйрәмнәргә бай булды. Зуррак авылларда, район үзәгендә, Җәлил поселогында Сабан туе билгеләп үтелсә, кечерәк торак пунктларда Авыл көннәре оештырылды.

Шундый бәйрәм минем туган авылым Яхшыбайда да үткәрелде.
«Кайтам әле туган ягыма» дип исемләнгән Кече авыл бәйрәме мул табын артында авылдашларны, сыйныфташларны, дусларны, туганнарны очраштырды. Күрше авыллардан килүчеләр дә булды. Алар арасында Яхшыбай өчен чит булмаган кешеләр шактый иде.
Мал үрчетү белән дан тоткан Габдуллиннар гаиләсе күптән түгел Иске Кәшер авылына күченеп китте. Шулай да Яхшыбай аларны үзенә тартып тора. Рамил белән Гөлшат бәйрәмгә җигүле ат белән килделәр. Теләгән һәркем аңа утырып авыл әйләнә алды. Балалар да, зурлар да ат арбасына эләгергә чират тордылар.
Чараны Вәсилә апа Шәкүрова изге дога сүрәләре белән ачып җибәрде. Аннан бәйрәм башланды. Урамнар арасында – ә алар кечкенә генә Яхшыбайда дүртәү – кечкенә генә ярышлар да оештырылды. Алар кысаларында авылдашлар җыр-биюгә осталыкларын күрсәтергә, пешергән ризыкларын тәкъдир итәргә, уеннарда катнашырга тиешләр иде. Соңгылары төрледән-төрле булды. Шуларның берсе кашыкка йомырка салып йөгерү иде. Катнашырга теләүчеләр берәм-берәм җыелган арада әнием – авыл клубы мөдире Әлфия Сираева әзерләп куйган йормыркаларны эзли башлады. «Унны пешереп алып чыкканым истә бит инде», – дип, аптырашта иде ул.  Шулвакыт кемдер: «Аларны Дамир ашап бетерде бит», – диде. Бактың исә, чыннан да, күршебез Дамир Кәримов бер утыруда ун йомырканы «хәл итеп» тә куйган иде! Аннан, план буенча, һәрбер урам үзенең ризыгын мактарга тиеш булды. «Менә хәзер макта инде!» – диде аңа әнием.

– Унысын да ашап бетердем. Бик тәмле булды, хәтта тоз да сибеп тормадым! – диде күршебез, югалып калмыйча.

Ә өстәлгә килгәндә, табын ризык белән тулы иде: салатлар, чәй тәм-томнары, коймаклар, казанда пешкән хашлама, самавырда кайнаган хуш исле чәй... Уеннар да җитәрлек оештырылды. Кул көрәштерүдә хәтта ир-атлар белән хатын-кызлар да көч сынаштылар! Сулы табакта тыпырдап бию уены аеруча кызыклы булды. Җиңүчене калган суның әзлегенә карап билгеләделәр. 
Мәскәүдән кайткан кунак егете Ярослав башта читенсенебрәк торса да, тора-бара ияләшеп китеп, җырлап та күрсәтте.
Кыскасы, авыл урамнары гөрләп торды. Габдуллиннар бүләккә йонлы читек кигән матур әтәч тә алып килгәннәр иде. Райондашыбыз  – Сарманнан Рамил Юнысов та бүләкләр әзерләүгә өлеш кертте. «Мондый бәйрәм күргән юк иде», – диделәр күрше авыллардан килүчеләр. Әйе, Яхшыбайда бәйрәмнәр күңелле үтә. Ишетсәгез, тагын килегез, дуслар! Бергә барыбер рәхәт бит.

Илназ Сираев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев