САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ГӨМБӘ: ДУСМЫ, ДОШМАНМЫ?

Гөмбә сезоны старт алды. Инстаграмны ачып карасаң, бөтен кеше гөмбәдә. Ә сез бу нигъмәтне җыйдыгызмы әле? Җыйсагыз да, җыймасагыз да, әлеге язма сезнең өчен. Гөмбәне кайдан җыярга, кышка ничек итеп әзерләргә, ничек агуланмаска һәм башка сорауларга җавапны бергәләп табарбыз.

Ничек дөрес итеп җыярга?

Җәй-көз айлары – гөмбәгә “ау” чоры. Ни кызганыч, Россиядә ел саен 1000 тирәсе кеше гөмбә ашап агулана. Алар арасыннан 30га якыны якты дөнья белән хушлаша.

2019 елның 5 августы көнне ясалган мониторингка күз салсак, Татартсанда быел 8 кеше агуланган инде, аларның 2се – балалар. Узган елның әлеге вакытына бу сан  14 булган, аның 1се  – бала.

Күп очракта бу хәл кыздырган гөмбә ашау аркасында килеп чыга. Агулануны сәламәтлеге какшаган кешеләр һәм олылар бигрәк тә авыр кичерә. Ник дигәндә, бала организмында аларны эшкәртә торган фермент әле җитәрлек дәрҗәдә булмый. Шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатмаска киңәш ителә. Әмма гөмбә сезонында балалар гына түгел, олылар да бик еш агулана.

Ни өчен без агуланабыз?

Гөмбә – авыр эшкәртелә торган ризык. Ник дигәндә, гөмбәдә хитин исемле клетчатка күп. Ул бик авыр эшкәртелә. Шул сәбәпле, гөмбәдән әзерләнә торган ризыкларны ашказаны авырулары булмаган кешеләргә генә ашау рөхсәт ителә.

Гөмбәгә барыр алдыннан түбәндәге кагыйдәләр белән танышу мөһим:

  • Гөмбәне юллардан, кеше яшәгән урыннардан читтә, чиста урыннардан гына җыегыз;
  • Гөмбәне үрелгән кәрзиннәргә җыйсаң, алар озаграк саклана;
  • Бары тик үзегез белгән гөмбәне генә җыегыз;
  • Җыеп кайткан көнне үк гөмбәләрне аралагыз: кортлы, черек, агулыларын ташлагыз;
  • Шул ук көнне аларны юарга һәм пешерергә дә кирәк. Гөмбәнең һәр төрен аерым пешерергә кирәклеге турында да онытмагыз.

Агуланмас өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • Гөмбәне чиләккә, полиэтилен пакетка яки капчыкларга җыймагыз – бу гөмбәнең бозылуына китерә;
  • Картайган, артык зур, кортлы һәм таныш булмаган гөмбәләрне әйләнеп узыгыз;
  • Җыйган вакытта гөмбәне ашап карамагыз;
  • Гөмбәне җыеп кайтканның икенче көнендә яки аннан соң пешермәгез, бу очракларда аларны ташлау яхшырак булыр;
  • Гөмбәне цинклы яки балчыктан эшләнгән савыт-сабада маринадлау һәм тозлау тыела;
  • Гөмбәне җылы урында сакламагыз.

 

Реклама

Сатып алучыларга киңәшләр:

  • Кемдер тарафыннан җыелган гөмбә сатып алырга уйлагансыз икән, шуны истән чыгармагыз: таныш түгел кешеләрдән кипкән, маринадланган һәм тозланган гөмбәләр алырга ярамый;
  • Әгәр аны кибеттән алырга уйласагыз, шулай ук яхшылап карагыз: гөмбәләр бозылган булмасын; савыты чиста булсын; товар турында мәгълүмат булсын.

Гөмбәне ничек әзерләргә?

Ашарга ярый торган гөмбәләргә ак гөмбә, гөреҗдә, җирән гөмбә (рыжик) карый. Шушы исемлеккә кергән гөмбәләрне әллә ничә кат пешермичә, кыздырып кына да ашарга була.

Ә менә шартлыча (условно) ашарга ярый торган гөмбәләрне ашар алдыннан яхшылап эшкәртергә, юарга һәм берничә кат пешерергә кирәк. Бары шул очракта гына андагы зарарлы матдәләр юкка чыга.

Фото: pixabay.com

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X