САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газ ягулыгы акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә

Республиканың агропромышленность предаприятиеләре техниканы газ-мотор ягулыгына күчерәләр.

Бу хакта Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәт йортында үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Республиканың авыл хуҗалыгына инвестицияләр турында сөйләп, ул әлеге ягулыкны файдалануның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнарын оптимальләштерүнең һәм акчаны салуның керемле юлы икәнлеген билгеләп үтте. Республика Министрлар Кабинетының 90 санлы Карары нигезендә, әлеге эш 30 процент күләмендә субсидияләштерелә.
“Агропромышленность комплексы предприятиеләре тарафыннан табигый газда эшләүче 491 машина файдаланыла”, - диде министр. Аларның 13 е быел алынган, ә 140 ы газ ягулыгы белән эшләү өчен үзгәртелгән.
Министрлык мәгълүматларына караганда, “Майский” теплица комбинатында газ ягулыгы белән эшләүче 42 машина бар. “МТК “Ак барс” җәмгыятендә алар – 16, “Челны-Бройлер”да – 64, “Челны-Хлеб”та – 101, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә – 81. “Челны-Хлеб” җәмгыяте газ ягулыгын 2015 елдан файдалана, бүгенге көндә аның яртыдан күбрәк автопаркы шушы ягулыкта эшли. Аларны бу ягулыкка күчерү быел гына да ягулык чыгымнарын 6 миллион сумга киметергә мөмкинлек биргән.
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, биш ел эчендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек промышленностенә140 миллиард сум акча салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев