САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин ничә яшендә татарча сөйләшергә өйрәнгәнен әйтте

Фәрит Мөхәммәтшин: 45 яшькә кадәр татарча бер сүз дә белми идем.

"Эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем", - диде парламент башлыгы.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшькә кадәр бер татар сүзе дә белмәгәне турында әйтте. Бу хакта ул татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында сөйләде.

"Мин Советлар Союзында яши башлаган балалар рәтенә керәм. Ләкин коллегаларым белә: 45 яшькә кадәр мин ләммим татарча сүз белми идем. Иң күп дигәне, "Исәнмесез" дип җавап бирә идем. Ләкин аңга килде, җаваплылык туды: туктале, мин нишләп башкалардан ким икән дидем һәм татар телен өйрәнергә тотындым", - диде парламент рәисе.

Ул татар телен Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев ярдәме белән өйрәнгәнен билгеләп узды.

"Миннән көләләр иде, мин гарьләнә идем. Туктале, мин татар булып саналам, әти-әнием татар, рус авылында үстек. Заманында Татарстанда 1958 елга кадәр Акташ районы бар иде, без бердәнбер гаилә. Мине "татарин" дип үртәп йөртәләр, кыерсыталар иде. Шуларны уйлап, 2-3 ел үз өстемдә эшләргә туры килде. Аңлыйммы, аңламыйммы, эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем.

"Стена" дигән сүзнең татарчасы ничек икән дип уйлый идем, "запас" дигән сүзнең татарчасын белми идем. "Теләсәң, күңел, җан тартса, ә ул тарта икән, ничә яшьтә булсаң да, туган телеңне өйрәнеп, әти-әни, әби-бабайлар телендә сөйләшсәң, үзеңне икенче итеп хис итәсең икән. Мин шундыйлардан", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/25/185229/

 

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев