САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дога кылу әдәпләре

Аллаһка дога кылганда, кабул булсын өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим: Ихласлык.

Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү.
Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау.
Күңел вә йөрәк белән бирелү.
Шатлыкта да, кайгыда да дога белән ялвару.
Догада Аллаһтан башкага ялвармау.
Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау.
Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару.
Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук, Аллаһның рәхмәтен танып, Аңа шөкер кылу.
Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау.
Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү.
Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү.
Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү. Кыйблага таба юнәлү.
Дога кылганда кулларны күтәрү. Таһәратле булу.
Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу.
Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау.
Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау.
Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу.
Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау, дип яза "Иң кирәкле догалар" китабы.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Автор: Фәнүз Хәбибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев