САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дөньяда 250 миллион бала яклау көтә

Бүген - Халыкара гөнаһсыз балалар – агрессия корбаннары көне.

1982 елда бик күп бер гаепсез Палестина һәм Ливан балалары Израил акты агрессиясе корбаннарына әверелә. Беренче булып Израил авиациясе Бейрутка һәм Ливанның башка торак пунктларына 4 июнь көнне һөҗүм ясый. Бу көн календарьгә Халыкара гөнаһсыз балалар – агрессия корбаннары көне булып кереп кала.
Кызганычка каршы, балаларга каршы агрессия дөнья тарихында әледән-әле кабатланып тора. Кораллы конфликтлар вакытында аеруча җәмгыятьнең иң яклаучысыз әгъзалары – балалар зыян күрәләр. Аларга карата иң киң таралган хокук бозулар – балаларны сугыш хәрәкәтләрендә файдалану, үтерү, җенси көчләү, урлау, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә һөҗүм итү, гуманитар ярдәм юлын кисү. Шулай итеп, балалар сугыш хәрәкәтләрендә генә түгел, тыныч тормышта да агрессия корбаннары булалар. Саннардан күренгәнчә, соңгы елларда конфликтлар зоналарында балаларга карата эшләнә торган хокук бозулар артты. Мондый кофликтлы зоналарда 250 миллион бала яши.
Зөлфия Шәрипова язмасы

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев