САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диңгезчеләр якшәмбе көнне бәйрәм итәчәк

Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу - барлык хәрби диңгезчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре.

Әлеге датаның тарих башы 1714 елга барып тоташа. Безнең флот корабльләре Төньяк сугыш барышында шведларга каршы көрәштә диңгездә беренче тапкыр җиңү яулыйлар. Нәкъ шул вакытта Пётр I җиңүне тантана итәргә чакыра. Озакламый ел саен бәйрәм итү хакында боерык чыга. Әмма 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң үзгәрешләр була һәм бәйрәм итү бетерелә. Ә 1939 елда Халык комиссары Николай Кузнецов әлеге бәйрәмне кабаттан торгызу тәкъдиме белән чыга. Аның официаль датасы итеп июль аеның соңгы якшәмбесе билгеләнә. 2006 елда Владимир Путин бәйрәмгә истәлекле көн статусы бирү хакында фәрманга кул куя. 

Район үзәгенең Ял паркында төрле гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр истәлегенә стела урнаштыру матур традициягә кереп бара. Аны чик сакчылары, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хәрби дуслары хөрмәтенә ясап куйдылар инде. Нәкъ менә Хәрби-диңгез флоты көнне мондый һәйкәл диңгезчеләр хөрмәтенә дә ачылачак.

Хөрмәтле диңгезчеләр, райондашлар!

28 июль көнне 10.00 сәгатьтә Ял паркына әлеге чарага рәхим итегез! Сезне концерт программасы, күңелле уеннар көтә.

Альбина Сабирова язмасы

Фото: http://tat.e-nkama.ru/news/746/66429/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев