САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәч буявы хатын-кызларда яман шеш китереп чыгарырга мөмкинме?

Хәтта табигый төсләрдәге буяулар да яман шешнең кайбер төрләре барлыкка килүгә йогынты ясый икән.

Чәч өчен перманент буяулар хатын-кызларда яман шеш килеп чыгу куркынычын арттыра.

Хәтта табигый төсләрдәге буяулар да яман шешнең кайбер төрләре барлыкка килүгә йогынты ясый икән. Дөньяда чәч буяулары бик популяр, бигрәк тә чал чәчләрен яшерергә теләгән урта һәм олы яшьтәге ханымнар арасында.

Гарвард университеты галимнәре 117 меңнән күбрәк шәфкать туташы арасында анализлар уздырган. Анда буяуның чәчләргә йогынтысына бәя бирү дә булган дип яза medikforum.ru.

Күзәтүләр башында беркемдә дә яман шеш булмаган, әлеге хатын-кызларны 36 ел дәвамында тикшергәннәр. Ә менә перманент буяулар кулланганнарда тире яман шеше барлыкка килү куркынычы арткан. Үз чәчләре аксыл төстәге хатын-кызларга да шундый ук куркыныч янаган. Перманент брюнетка хатын-кызларда лимфогранулематоз куркынычын арттырган. Буяуны никадәр күбрәк куллансалар, рак куркынычы да шулкадәр югары булган. 

ФОТО:

 
pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев