САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иминлек өчен чаралар күрелде

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре һәм кышкы каникул чорында, районда иминлекне тәэмин итү максатыннан, өстәмә чаралар күрелә.

Бүген – 23 декабрь көнне район Советының утырышлар залында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Яңа ел, кышкы каникул, Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә террордан саклану, иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Аның эшендә район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары, дин әһелләре һәм башкалар катнаштылар.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Сарман районы бүлеге полициясе начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Латыйпов чыгышы тыңланды. Ул Яңа ел, Раштуа бәйрәменә әзерлек һәм аларны үткәрү көннәрендә районда террорга каршы күрелә торган өстәмә чаралар турында сөйләде, әзерлек чараларына тукталды.

Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек һәм кисәтү эшчәнлеге буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов янгынга каршы махсус режим, саклык чаралары турында мәгълүмат бирде. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 26 ноябрендә “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында” Карары чыкты. Әлеге карар нигезендә республикада агымдагы елның 20 декабреннән 2021 елның 10 январенә кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылды.

Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов үз җирлекләрендә террорга каршы күрелә торган чаралар белән таныштырдылар.

Утырышны район башлыгы – террорга каршы комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

- Бәйрәм көннәрендә иминлекне тәэмин итү өчен, барлык әзерлек һәм саклык чараларын күрергә кирәк, - диде ул, утырышка йомгак ясап.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль иминлек хезмәте идарәсенең Зәй шәһәре бүлекчәсе хезмәткәре Ильвир Харисов катнашты.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев