САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм вәгазен тыңлый алачаксыз

Билгеле булганча, 24 май көнне бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Ул быел нинди форматта үткәрелә? Без бу сорау белән район мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаковка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгечә җавап бирде.
- Мөхтәрәм дин кардәшләр! Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрелмәячәк. Әмма Казанның Галиев мәчетеннән туры эфирда бәйрәм вәгазен тыңларга мөмкин булачак. Туры трансляция гает көнендә сәгать 6.30-да “ТНВ” телеканалы, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналында башланачак.
Аллаһы Тәгалә калебләребезгә ныклык һәм сабырлык бирсен, безне хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлардан сакласын. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев