САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быелгы ел нәрсә вәгъдә итә ?

Астрологлар әйтүенчә, быелгы ел зур үзгәрешләр һәм мөмкинлекләр елы булачак. Белгечләр аның шактый уңышлы булачагын фаразлыйлар. Ул – кеше тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле мөһим карарлар кабул итү өчен уңай ел. Үгез – хезмәт сөючән, ләкин акрынрак уйлаучы хайван, шуңа күрә быел уйланып бетмәгән адымнар ясамау мөһим.

Көнчыгыш акыл ияләре әйтүенчә, Тимер Үгез елы шушы билге астында туган кешеләр өчен Язмыш елы булачак. Кытай гороскобы хайваны һәм аның стихиясенең тулысынча туры килүе 60 елга бер була. 1961 елда туганнар өчен быелгы ел – шундый. Быелгы ел алар өчен гадәти генә түгел, ә ун тапкыр көчәйтелгән Язмыш елы дип фаразлана.

ЗОДИАК БИЛГЕЛӘРЕ БУЕНЧА

КҮСЕ

Күсе узган ел эчендә киләсе ел өчен зур запас туплады. Ләкин, көнчыгыш акыл ияләре әйтүенчә, ул Үгез белән дус түгел. Шуңа күрә быелгы ел, яуланган позицияләрне югалтмас өчен, Күседән зур тырышлык таләп итәчәк.

ҮГЕЗ

Аның өчен быелгы ел бик уңдырышлы булачак. Акыл белән эш итү һәм уңышка өмет тырышлык һәм хезмәт белән ныгытылса, аеруча яхшы.
ЮЛБАРЫС

2021 ел Юлбарыслар өчен кыенлыклар вәгъдә итә, ләкин алар җиңеп чыгарлык. Иң мөһиме – кирелекне ераграк яшерергә һәм үзең, якыннарың өчен тырыш хезмәт куярга.

КУЯН

Куянга, билгеләнгән максатына ирешү һәм сәламәтлеген саклау өчен, табигатьтән бирелгән әдәплелек сыйфатларын күрсәтергә кирәк булачак. Уйлап эш итсә, аны һәр башлангычта уңыш көтә.

АЖДАҺА

Реклама

Аны гади булмаган ел көтә, ләкин язмышка чакыру ташлау, барлык кыенлыкларны җиңү һәм уңышка ирешү өчен аның көче җитәчәк.

ЕЛАН

Еланга каршылыклар белән очрашырга туры киләчәк, ләкин ул, мин-минлегенә киртә куеп, тискәре факторларны үз файдасына бора алачак. АТ Шәхси фронттагы торгынлык эш тармагындагы алга китеш белән компенсацияләнә. Ел ахыры аңа күңелле романтик вакыйгалар вәгъдә итә.
САРЫК
Аның өчен ел гади булмаячак. Ярдәм һәм терәкне якыннарыңда, гаиләдә эзләргә кирәк. Бу очракта уңышсызлыклар зур булып кабул ителмәячәк.

МАЙМЫЛ

Хәйләкәрлеге, үткенлеге нәтиҗәсендә ул Үгезгә кирәкле була алачак һәм ел аның өчен уңышлы булачак. Ел ахырында аны шәхси фронтта җитди уңай үзгәрешләр көтә.
ӘТӘЧ
Хезмәт сөючән Әтәчнең уңышка ирешү өчен барлык мөмкинлекләре бар, бигрәк тә дуслары ярдәмендә. Гаилә тормышы тотрыклылык вәгъдә итә.

ЭТ

Эт өчен тәвәккәллек уңышка булачак, кыю карарлар да уңыш китерергә ихтимал. Ләкин артык мавыгып китү киңәш ителми.

ДУҢГЫЗ

Дуңгызга яңа шартларга яраклашырга туры киләчәк, моның өчен аңа күп эшләргә кирәк булачак. Ләкин тырышлык юкка китмәячәк – бу ел Дуңгыз өчен финанслар һәм эш буенча уңышлы булачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X