САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел азрак яна башлаганнар

Республиканың янгын-коткару отрядлары соңгы елларда нык кына үзгәреш кичерделәр.

Җиһазлар яңартыла, ә экстрен чакырулар хезмәтендә хәзер диспетчерлер гына түгел, сурдотәрҗемәчеләр дә эшли.
Республикада бүгенге көндә янгын сакчылыгы һәм авария-коткару бүлекчәләре – 997. Алар түбәндәге тәртиптә урнашканнар: шәһәр җирләрендә янгын урынына – 10, ә авыл җирлекләрендә 20 минутта барып җитәрлек итеп.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 2017 елдан башлап республикада 17 меңнән артык янгын булган, аларда 460 кешенең гомере өзелгән, 758 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Ә быелгы ел башыннан янгыннарның саны кимегән.
Районда 131 нче янгын-коткару часте начальнигы Ленар Билаловтан алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан алып, часть коткаручылары 28 янгында, 12 юл-транспорт авариясендә булганнар. Августта бу күрсәткечләр – 2 һәм 2. Бәхеткә каршы, янгыннарда кешеләрнең гомере өзелмәгән. Янгыннарның төп сәбәбе – электр җиһазларын монтиажлау һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу, мич һәм төтен юлларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.
- Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Частьтә 40 кеше хезмәт куя, 3 янгын сүндерү техникабыз бар. Янгын сүндерү автоцистернасы ремонттан кайтты, двигателе алыштырылды, шулай ук авария-коткару инструментлары кайтарылды, - ди ул.
Районда янгын часте Җәлил поселогында да эшли, Нөркәйдә – янгын депосы, авылларда ирекле янгын отрядлары бар.
Автор:Зөлфия Шәрипова.

ФОТО:Михаил Захаров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев