Боламыкта авыл көне гөрләде
Бүген Боламык авылында туып-үсеп, республиканың, илебезнең төрле тарафларына таралып гомер итүчеләр туган авылларына очрашуга җыелдылар.
Аны отставкадагы полковник, бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган, бүгенге көндә Сочи шәһәренең Адлер районында «Запастагы офицерлар союзы»н җитәкләүче, шәһәрдәге татар диаспорасы җитәкчесе, махсус операциядәге Ватан сакчыларына гуманитар ярдәм оештыруга зур өлеш кертүче якташыбыз – Боламык авылы егете Рәшит Заһиров оештырды. Аңа авылның «алтын баганасы» Фердинанд Габдрахманов та зур булышлык күрсәткән.
Очрашуда катнашучылар иң элек зиратта булдылар. Соңыннан алар авылда илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына кайттылар, һәлак булганнарны, махсус операциядә катнашучы батырларны искә алдылар. Очрашу табын артында дәвам итте. Туган авылларын сагынып кайтучылар балачак, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, үткәннәрне искә алдылар. Боламыкның татлы һавасын ярып, гармун моңнары, иң матур җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев