САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгеннән районда икеайлык игълан ителде

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең агымдагы елның 20 мартында чыккан 63 санлы Карары нигезендә районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

 Бу чорда авыл җирлекләре, Җәлил поселогы арасында “Иң төзек җирлек” бәйгесе оештырыла. Җирлектә яшәүчеләр “Иң төзек йорт” конкурсында катнаша алалар.
Икеайлыкны үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләр дә билгеләнгән, оператив штаб төзелгән.
Икеайлык барышында һәркем үзе яшәгән, үзе эшләгән территорияне тәртипкә китерергә, табигатебезнең чисталыгына өлеш кертергә бурычлы. Санитар икеайлык вакытында өмәләр, агачлар утырту да оештырылачак.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X