САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгенге яңгыр нинди көз юрый

Халык гомер-гомергә киләсе көннәргә һава торышын сынамышлар аша юраган.

  • Аларның, чыннан да, күпчелеге рас килә. Әйтик, яңгыр ява башлагач, тавыклар качышып бетсәләр, яңгыр озак яумаячак, туктаячак, ә яңгыр астында йөрсәләр, озак явачак, дигән сынамыш бар. Үземнең моны күп тапкырлар күзәткәнем бар, нәкъ шулай була да.
    Бүген иртән, озак булмаса да, яңгыр явып китте. Халык сынамышлары буенча, 6 сентябрьдә яуган яңгыр коры көз һәм киләсе елга муллык юрый. Шулай була күрсен.
    Яңгыр яуганда күк йөзендә салават күпере дә барлыкка килде. Салават күперен күрүне исә бәхеткә юрыйлар. Ә сез сынамышларга ышанасызмы, аларны күзәткәнегез бармы, дуслар? Комментарийларга языгыз.
  •  
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X