САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген район халкын кыска эш көне көтә

Бу атнада татарстанлылар, бөтен Россиядәге кебек үк, ике көн урынына өч көн ял итәчәк.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 11 июнь бәйрәм алды көне булганлыктан, эш көне бер сәгатькә кыскарачак. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 12 июнь – Россия көне – эш көне булмаган бәйрәм көне санала. РФ Хезмәт кодексының 95нче маддәсе буенча, эш көне булмаган бәйрәм көне алдыннан эш көне яки смена бер сәгатькә кыскара», - диелә хәбәрдә.

 

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу атнада республика халкы Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә өч көн (чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе) ял итәчәк. Татарстанлылар өчен бу июнь аендагы инде икенче кыскартылган эш атнасы. Моннан бер атна элек, Ураза бәйрәмен билгеләп үтү сәбәпле, 4 июньдә ял иттек. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев