Бүген - Халыкара Рәхмәт көне. Күбрәк рәхмәт әйтеп, рәхмәт сүзен ишетеп яшик, райондашлар!

Чыннан да, зур мәгънәгә, тылсымга ия бу сүз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән гыйбарә дә бар бит. Тормышыбызга рәхмәтле булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын, хөрмәтле дуслар.

Бу дөньяга аваз салганбыз икән, без әти-әниебезгә рәхмәтле. Иртән йокыдан уянганбыз, көн яктысын күрәбез, ике кул-аягыбыз йөри, ике колагыбыз ишетә, авызыбыз тәм тоя икән, димәк, без яшибез. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Рәхмәтнең олысы, кечесе булмый, диләр, иң мөһиме, ихластан булсын. Менә шулай һәрнәрсәгә шөкерана кылып, рәхмәтле булып яшик, кадерле дуслар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • 14 апрель 2021 - 09:35
    Максат – патриотик тәрбия
    Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм – ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору” – дигән аңлатма бирелә.
    75
    0
    0