САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - Бөтендөнья хайваннар көне

1931 елда Флоренциядә узган табигать саклаучылар хәрәкәте тарафдарларының Халыкара конгрессында 4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннар көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителгән.

Дөньяда күп кенә илләренең хайваннарны яклау җәмгыятьләре ел саен төрле массакүләм чаралар оештыру әзерлеге турында белдерде. Россиядә бу дата 2000 елдан Халыкара хайваннарны яклау фонды башлангычы белән уздырыла. Хайваннар көне җәмәгатьчелекнең тирә-юнь мохитне саклау зарурлыгын аңлавын һәм хайваннарны яклау өлкәсендә активлыкны арттыру максатыннан билгеләнгән.

Көнбатыш Ауропаның күп кенә илләрендә йорт хайваннары гаиләнең бер өлеше санала, аларның башка гаилә әгъзаларыныкы кебек хокуклары бар. Россия йорт хайваннары саны буенча АКШтан соң икенче урында тора. Россиянең һәр өченче гаиләсендә “дүрт аяклы дуслар” яши.

Бәйрәм изге хайваннарны яклаучы Франциск исеме белән бәйле. Ул 800 еллар элек 4 октябрьдә туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев