САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беренче балага пособие алу өчен ничә айдан да соңармыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк

Авылда яшәүче хатыннар 2018 елның гыйнварыннан соң бала тапкан өчен бер мәртәбә түләнә торган пособие ала.

Татарстан авылларында яшәүче әниләр бер тапкыр бирелә торган пособиены алу өчен гариза тапшыра ала. Түләүне алу өчен алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халкыны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

"Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә", диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган.

Татарстанда беренче бала тапкан 911 яшь ана һәм өченче баласы туган 180 хатын-кыз 2019 елның 28 июненә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте. 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев