САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер авыруның телен кисеп яңа тел теккәннәр

Чувашиядә яшәүче 55 яшьлек бер ир кеше үзен шактый күптән начар хис итүнә карамастан, врачларга күренергә ашыкмаган.

Чыдар әмәле калмагач, аны больницага салганнар һәм бик куркыныч диагноз куйганнар. Пациентның телендә яман шеш авыруы табылган. Авыру инде дүртенче стадиягә җиткән булган.


Республика онкодиспансерында авыруның телен кисеп алудан кала әмәл таба алмаганнар. Ләкин савыкканнан соң да пациент сөйләшә алсын өчен, врачлар уникаль операция уздырган.

Пациетның үз муен мускулын алынып теле урынына куелган һәм пластик операция эшләнелгән. Оперция берничә сәгать дәвам иткән һәм уңышлы тәмамланган.

 

- Шеш телне тулысы белән яулаган булган, муендагы линфа бизләренә дә метастазалар киткән иде, - дип сөйләгән бүлек мөдире Сергей Алексеев.

Хәзер пациентка лучевая терапия узарга һәм яңадан сөйләшә һәм мөстәкыйль рәвештә туклана алсын өчен бик озак реабилитация узарга туры киләчәк.


matbugat.ru

 

Фото:https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев