САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакчадагы проволочниктан ничек котылырга?

Белгечләр кар төшкәнче моның чарасын күрергә киңәш итә.

Бакчачылар иртә яздан кара көзгә кадәр түтәлләрдә каты корт (проволочник) белән көрәшә. Яшелчә-җимешкә ул зур зыян сала. Шәхси бакчада бу корткычтан ничек котылырга һәм уңышны ничек сакларга?
Каты кортлар бәрәңге, кишер һәм чөгендер, суган, кәбестә, кукуруз һәм кыяклы үсемлекләрнең тамырларын ярата. Алар бу яшелчәләрнең тамырларын кимерә башлагач та алар авырый һәм, вакытында чара күрелмәсә, бөтенләй һәлак була.

Каты корт ашаган бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер начар сакланачак. Иң хәтәре — яшелчәләр чери башлаганда начар ис тарала. Зарарлы корткычлар белән көрәшне кар яуганчы башкарып калырга кирәк.

— Каты корт белән көрәшнең тәүге алымы — җирне 30-35 сантиметр чамасы тирәнлектә казырга һәм аммиак селитрасы кертергә. Язын исә, мәсәлән, бәрәңге утыртканда химик препаратлар кулланырга тәкъдим итәм. Провотокс, Престиж, Метаризин, Децис, Волиам Флекси, Базудин, Актара кебек препаратлар бәрәңге уңышын сакларга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, бакчагызда каты корт күп икән, тәү чиратта яшелчә үстерүдән баш тартырга кирәк. Көзен уңышны җыеп алгач, арыш һәм солыны сидерат итеп үстермәгез, — дип киңәш бирә “Россельхозцентрның” әйдәүче агроном-энтомологы Алина Мусина.

Фото: ачык чыганаклардан.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев