Авылдагыларга өстәмә акча бар

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче пенсионерларга 1300 сум күләмендә акча өстәлеп килә.

Әлеге яңалык агымдагы ел башыннан үз көченә кергән пенсия законнарына төзәтмәләр кертүдә каралган.

Ләкин аның тагын бер мәҗбүри шарты бар. Өстәмә акча авыл хуҗалыгы өлкәсендә билгеле бер һөнәрләр исемлегенә кергән һөнәр иясе булган һәм  бу өлкәдә 30 елдан да кимрәк эшләмәгән, шулай ук пенсия алган чорда авыл җирлегендә яшәвен дәвам иткән гражданнар өчен генә каралган.

 

- Әгәр сез авылда 30 ел яшәп, мисал өчен, балалар бакчасында яки башка җирләрдә эшләгән булсагыз, без бу периодны авыл хуҗалыгы  стажына кертә алмыйбыз,- дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Әлмәт шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе Фая Якупова.

Хәзер Пенсия фондында әлеге пенсияләрне яңадан исәпләү буенча эш алып барыла. Һәрбер пенсионер Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, тиешле түләү хокукын раслаучы документларын тапшыра ала.

Чыганак:http://almet-rt.ru/news/mgyyat/avyldagylarga-stm-bar

Фото:https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша