САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана капиталын кайчаннан һәм ничә сумга арттыралар

Ана капиталын индекслау 2020 елның 1 гыйнварында ясалачак.

Бу хакта Петербургта үткән икътисади форум вакытында журналистларга Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде.

- Ана капиталын индекслау - бу инде килешенгән мәсьәлә, монда безне барысы да хуплады. 2020 елдан бу сумма 470 мең сум тирәсе булачак, - диде ул.

Беркадәр вакыт элек Топилин 2025 елдан соң ана капиталы программасын дәвам итү турында тәкъдимнәрнең күренмәвен әйткән булган. Мәгълүм булуынча, әлеге программа Русия Президенты Владимир Путин указы белән 2007 елдан бирле эшләп килә. Сертификат гаиләдә икенче һәм аннан соң балалар туган очракта бирелә. Хәзерге вакытта ана капиталының суммасы - 453 мең сум.

Фото: variant-nk.ru.

Реклама

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X