Аграр көллияттә ачык ишекләр көне үтте
Бүген Сарман аграр көллиятенә район үзәгенең урта мәктәбе hәм гимназиясе укучыларын, аларның әти-әниләрен кунакка чакырдылар.
Биредә "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында урта буын белгечләрен әзерләү hөнәри белем бирү программасын тормышка ашыру максатларында ата-аналар җыелышы узды. Чарада катнашучыларны видеорежимда ТР Мәгариф hәм фән министры Илшат Хадиуллин сәламләде. Министрлыкның hөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Андрей Федоров та онлайн теләкләрен җиткерде. Көллият директоры Зөбәер Әhелтдинов, район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, район җитештерү комплексларының башкаручы җитәкчесе Илшат Вәлиев, көллият директоры урынбасары Гүзәл Шәйхразыева, социаль педагог Гөлнара Шәймәрданова, көллиятне уку-укыту, көллияттә белем алганнан соң югары уку йортына керү шартлары, эшкә урнашу хакында сөйләделәр. Көллиятне уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә Казанда аграр университетта белем алучы, күп тапкырлар hөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган, Россия чемпионы калган Газинур Гайнетдинов тәҗрибә уртаклашты, уңышлары хакында сөйләде. Укучылар ризыклар әзерләү буенча лаборатор-практик занятиеләр кабинетында мастер-класс үттеләр. Аннан чарада катнашучыларны пешергән ризыклары белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев