САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Африка чумасы безгә дә яный

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Алабуга һәм Зәй районнарында Африка чумалы кабан дуңгызлары мәетләре табылган.

Республиканың 100 километр радиустагы икенче куркыныч янаучы 19 районы арасына Сарман районы да кертелде.
Бу районнарда промышленность юлы белән әзерләнмәгән дуңгыз продуктларын һәм дуңгызларны сату, халыктан дуңгыз сатып алу, дуңгызларны, шул исәптән япма астында тотыла торганнарын да һавага чыгарып йөртү тыела. Икенче куркыныч янаучы зонага кергән хуҗалыкларда физик һәм юридик затлар – дуңгызларның хуҗалары дуңгызларның кыргый кабаннар белән контактка керүләренә юл куймаска тиешләр. Промышленность юлы белән әзерләнмәгән дуңгызчылык продукциясен почта аша җибәрү, тере дуңгызларны, 70 градустан югары җылылыкта эшкәртелмәгән дуңгызчылык продукциясен читкә чыгару рөхсәт ителми. Дуңгызларны тиз арада суярга һәм суыткычка сакларга куярга киңәш итәбез. Барлык гражданнарны дуңгызларны чыгармаска, сарайда гына тотарга, бу хәлгә җитди карарга, районга инфекцияне кертмәс өчен, барлык саклык чараларын күрергә чакырабыз.
Кеше өчен Африка чумасы куркыныч түгел, әмма дуңгызлар аннан исән калмыйлар.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев