САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ә сез белә идегезме?

.

 Кайчак кешегә берәр бүләк бирәсе килә. Ләкин нәрсә икәнен белмисең. Моннан чыгу юлы бар: “Сиңа бүләк алдым, нәрсә дип уйлыйсың?” – дип сорарга кирәк. Ул үзе теләгән бөтен нәрсәләрне санап чыгачак. 

 Әгәр төнлә бастырылсагыз, саташсагыз, куркыныч төшләр күрсәгез, бәлки, сезнең бүлмәдә салкындыр? Факт – йокы бүлмәсендә салкынрак булган саен, куркынычрак төшләр керә.

 Кешене хәтта күңелле вакыйгалар да (мәктәпне, университетны тәмамлау, яңа эш, кияүгә чыгу, өйләнү) депрессиягә китерә ала.

 Киеренке халәт һәм стресстан арынуның яхшы ысулы булып китап уку тора. Иң тиз эффект нәкъ менә укудан була. Ул хәтта чәй эчү, музыка тыңлаудан да үтемлерәк.

 Психологиядә шундый принцип бар: берәр вакыйгадан никадәр күбрәк көтсәң, аның синең өметеңне акламау ихтималы шулкадәр зуррак була. Күпне көтсәң, азга ия булырсың, азны көтсәң, күпкә. Менә шундый хәлләр.

 Күп кеше таныш түгел урында уңда булуны кулай күрә. Шуңа күрә кибеттә яки башка җирдә чиратка сулдагысына басыгыз. Тизрәк булыр.

 Кызыклы факт: судьялар формалары кара төстә булган командаларны ешрак җәзага тарта. Моны статистика раслый.

 Кибетләрдә бөтен төр психологик алымнарны да кулланырга мөмкин. Һәм шулай эшлиләр дә: бер үк товар берничә җирдә урнаштырыла, бәяләр төрле төсле кәгазьләргә чыгартыла... Әгәр бер оекбаш 2 доллар торып, аның урынына “Акция! 5 пар оекбаш – 10 доллар” дип язып куйсалар, сату 0,5 кә артачак.

ФОТО: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев