САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

65 яшьтән өлкәнрәкләрне хастаханәгә махсус автобус йөртәчәк

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Өлкән буын» проекты старт алды.

Ул авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыруга, шул исәптән халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле булган йогышсыз авыруларны ачыклауга скрининглар уздыруга юнәлтелгән. Районда 23 җирлектә 65 яшьтән өлкән булган 4005 кеше яши. Ярдәм бигрәк тә хәрәкәт итү авыр булган авылда ялгыз яшәүчеләр өчен кирәк. Милли проект кысаларында бүленеп бирелә торган яңа «LADA Largus» автомобиле районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә, Җәлил район, Саклаубаш авыл участок хастаханәләренә, Александровка табиблык амбулаториясенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, югарыда аталган сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә, 2 сентябрьдән башлап агымдагы елның ахырына кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк 877 гражданны өйләреннән диспансерлаштыру үтү урыннарына алып килү, табибта тикшеренү үткәрү һәм өйләренә кайтарып куюны планлаштыра.
Бүгенге көндә өлкәннәрне йөртү буенча төзелгән графиклар, авыллар буенча хәрәкәт итү маршрутлары, тикшерелү таләп ителгән өлкәннәрнең исемлеге расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев