САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

4 гыйнварда Татарстанда буран көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында урыны белән буран көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, 3 гыйнвардан 4сенә каршы төндә, шулай ук иртән кайбер районнарда синоптиклар томан төшәчәк дип фаразлый. Башка районнарда төнлә һәм көндез буран, көчле кар явуы көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә -4..-9 градус салкын булачак.

Реклама

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X