САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

4 декабрь - Россиядә Информатиклар көне

1948 елның 4 нче декабре Рәсәй информатикасы туу көне дип санала. Гәрчә бәйрәм рәсми теркәлмәгән булса да, информатикага кагылышлы барча кешеләр аны бәйрәм итәләр.

“Информатика” терминын электрон санау машиналары ярдәмендә мәгълүматны автоматик рәвештә эшкәртү белән шөгыльләнгән техник өлкә атамасы буларак 1957 елда алманлы Карл Штейнбух әйләнешкә кертә. Термин «информация» һәм «автоматика» сүзләрен кушып ясалган. Мәгълүмат эшкәртүнең төп техник чарасы - компьютер. 
Информатика көнен 4нче декабрьда бәйрәм итү очраклы гына түгел. ХХ гасырның 40нчы еллары азагында ук СССР Фәннәр академиясенең Техник фәннәр бүлеге член-корреспонденты И.С.Брук, цифрлы санау машиналары турындагы язмалар белән кызыксынып, санау техникасын автоматлаштыру мәсьәләләре күтәрелгән фәнни семинарда катнаша. 1948 елның август аенда үз хезмәткәре, киләчәктә атаклы санау техникасы кконструкторы, “Урал” сериясен уйлап чыгаручы яшь инженер Б.И. Рәмиев белән берлектә ул автоматик санау машинасы проектын тәкъдим итә. 
Шул ук елның октябренда алар Фәннәр академиясендә цифрлы санау машинасын уйлап табу һәм җитештерү лабораториясен оештыру тәкъдиме белән чыгалар. 1948 елның 4 декабренда СССР Министрлар советының Халык хуҗалыгын алдынгы техника белән тәэмин итү Дәүләт комитеты И.С.Брук һәм Б.И.Рәмиев уйлап тапкан цифрлы электрон санау машинасын 10475 номеры белән терки. Бу – илебездә санау техникасы һәм информатика үсешенә кагылышлы рәсми теркәлгән беренче документ. Гәрчә беренче электрон санау машинасы 1888 елда Герман Холлерит уйлап тапса да, югарыда аталган сәбәпләр аркасында Рәсәй информатикасы туу көне 1948 елның 4 декабре дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев