САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне билгеләп үтелә

Ташбака зирәклек, байлык һәм озын гомерлелек символы булып тора.

Сезнең игътибар иткәнегез бармы: кайвакыт әкренрәк хәрәкәтләнә башласаң, «син ташбака кебек» дип әйтәләр. Ә чынлыкта исә ташбакалар бер дә әкрен йөрмиләр икән. Кыскасы, бик үзенчәлекле хайван алар. Сезгә дә берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:
1. Ташбакалар дөньяда кешеләр барлыкка килгәнче үк булган. Алар коры җирдә дә, шулай ук сулыкларда да яшиләр. 2. Борынгы ташбакаларның хәтта тешләре булган.
3. Бер ташбаканың авырлыгы 700-900 кг га җитә ала.
4. Агулы ризыклар ашаганга, ташбакаларның үзләренең ите дә агулы була.
5. Кайбер ташбакалар 100 елдан артык та яши.
6. Алар кешенең йөзен истә калдырырга сәләтле. 7. Ташбакалар, Антарктидадан кала, бөтен материкта да яши. 8. Суда яшәүче ташбакаларның тизлеге сәгатенә 30-35 км га җитә ала.
9. Сазлыкта яшәүче ташбакалар исә 4-5 ел буена бер дә ашамыйча торырга мөмкиннәр.
10. Эре диңгез ташбакалары дельфиннарның телен аңлыйлар. Бу эксперимент һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә исбатланган. 11. Йомырка салгач, ташбакалар бу турыда бөтенләй оныталар.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев