САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2019 ел имтиханнары буенча БДИ уздыру пунктларына биремнәрне Интернет аша җибәрәчәкләр

Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру һәм аларның эчтәлеге 2019 уку елында сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк.

2019 елда имтихан материалларын БДИ уздыру пунктларына Интернет аша җибәрү пилот технологиясен кертү планлаштырыла. 2020 елда яңа технология саклана торган дисктагы контроль-үлчәү материалларын тулысынча алыштырачак. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итә.

“11нче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары һәм тугызынчылар өчен төп дәүләт имтиханнары быелгы уку елында сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк”, - дип әйтелгән күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәрендә.

Шул ук вакытта 2019 елда БДИ предметларына беренче тапкыр кытай теле өстәлә. Тугызынчылар рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе тапшырачак, төп уздыру вакыты 13 февральгә билгеләнгән.

 

Ведомствода шулай ук БДИда контроль-үлчәү материалларында бераз үзгәреш булуы әйтелгән.

Реклама

Быел йомгаклау сочинениесендә: “Отцы и дети”, “Мечта и реальность”, “Месть и великодушие”, “Искусство и ремесло”, “Доброта и жестокость” юнәлешләре алынган. Аның төп уздыру вакыты итеп 5 декабрь билгеләнгән.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X