САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

20 декабрьдән Татарстанда салютлар һәм фейерверклар куллану тыелачак

Республикада пиротехниканы бары тик махсус урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителәчәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика территориясендә янгынга каршы режим булдыру турында Министрлар Кабинеты карарын имзалады.

Документта 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелүе әйтелгән. Бу вакытта беренче-өченче класслы куркынычка ия булган пиротехника куллану тыелачак. Боларга фейерверклар, салкын ут фонтаннары, петарда һәм салют батареялары керә. Бенгаль утларына һәм хлопушкаларга гына искәрмә ясала.

Пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта куллану тыелачак. Шулай ук торак йорт ишегалларында һәм йорт яны территориясендә, авыл хуҗалыгы объектлары янында, халык күпләп җыела торган урыннарда, шулай ук машина юлларыннан 50 метр читтә фейрверк аттыру тыела.

Реклама

 

20 декабрьгә республиканың һәр торак пунктында да пиротехника куллану өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак.

  • Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехника буенча рейдка чыгачак. 

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X