САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар бүген "Кабак" көнен бәйрәм итәләр

10 нчы сентябрь - "Кабак" көне. Кабакларны бакча тутырып үстерүче Мортамак авылыннан Сәвия ханым Хафизовага мөрәҗәгать иттек.

Ул газета укучыларыбызга иммунитетны ныгыту өчен акабак согы рецептын тәкъдим итә. 
Кабакның кабыгын чистартып, эчен алабыз да, йомшагын шакмаклап турыйбыз. Әфлисунны бик яхшылап юып, кабыгын вак кыргычтан кырабыз һәм кабак йомшагына кушабыз. Боларны зур гына табакка салып, кабакны күмәр-күммәс кенә су өстибез дә ут өстенә куябыз. Кабак 20-30 минут чамасы пешә. Аны уттан алып, суытабыз, аннары блендер белән яхшылап издерәбез. Блендер булмаса, тукмак белән дә төеп була. 
Әфлисунның суын сыгып, кабакка кушабыз. Тәменчә шикәр комы, аз гына лимон кислотасы кушабыз. Табакны тагын утка куеп, кайнатып чыгарабыз да, ут өстендә 7-10 минут тотабыз. Аннары стреильләштерелгән банкаларга агызып, калай капкач белән томалыйбыз. 
Тәмле дә, файдалы да эчемлек әзер. 

Файдалы эчемлекне ашаганчы 30 минут алдан яки ашаганнан соң 40 минут чамасы узгач кына эчәргә кирәк. Көненә 3 тапкыр яртышар стаканлап 1 ай дәвамында эчәләр. Рецептны "Сөембикә" журналыннан язып алган булган. Кулланып карагыз әле, дуслар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев