САРМАН
  • Рус Тат
  • Үзе кечкенә булса да

    Белгечләр әйтүенчә, быел талпаннар иртәрәк уянганнар

    Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы авыр йогышлы авыру. Аны вируслар барлыкка китерә, ә аларны йөртүчеләр булып талпаннар санала.
     Кешегә бу авыру бөҗәк тешләгәндә йога. Авыруның яшерен чоры – 7-14, сирәк очракларда – 1-30 көн. Организм артык җылынудан яки туңудан, алкоголь кулланудан хәлсез булганда, авыру авыррак үтә. Күп очракта авыруның җиңел яки уртача формасы күзәтелә. Бу вакытта температура күтәрелә, баш, кайчак муен, аяк, кул мускуллары  авырта. Сирәк очракларда авыру авыр формада була. Ул кинәт башлана. Температура бик тиз 39-40 градуска кадәр күтәрелә, бик нык баш авырта, кешенең күңеле болгана, кайчак коса.  Кайбер очракларда аң томалана. Гадәттә, бу вакытта тулы булмаган муен һәм йөз, кул, аяк, гәүдә  параличы булырга мөмкин. Кайбер очракларда алар үтәләр, икенче бер очракларда – көчәяләр һәм гомерлеккә калалар. Иң күп зарарланулар май, июнь айларында була. Ләкин быел яз иртәрәк килгәнлектән, бүгеннән үк саклану яхшы. Талпан энцефалиты кешедән кешегә йокмый. Чөнки авыру талпан тешләве аша яки зарарланган кәҗә, сыер сөтен кайнатмый эчкән очракта йога.  Талпаннарның иң яраткан урыннары – ылыслы һәм киң яфраклы агачлардан торган катнаш, куе һәм карт урманнар. Алар еш кына сукмак һәм урман юллары кырыйларында да тупланалар. Авыру йоктырудан саклану ысуллары бик гади. Тыгыз тукымадан тегелгән, тәнгә сыланып тормаган кием яхшы. Ә иң мөһиме – яка һәм манжетларны ачык урын калмаслык итеп эләктерү, чалбар балакларын яхшылап итек кунычына тыгу. Муен белән башны да игътибарсыз калдырмагыз. Капюшонлы кием киегез яки яхшылап яулык бәйләгез, аны яка астына тыгыгыз. Урманга итек киюгә илтифатсыз карамаска кирәк. Чөнки талпаннар үлән һәм куаклыкларның аскы ярусына җыела. Талпаннарны куркыту өчен, төрле химик сыеклыклар һәм пасталар кулланыла. Аларны киемнең өске өлешенә сиптерү-сөртү яхшырак. Урманда булып кайткач, берничә сәгать вакыт аралыгы белән үз-үзегезне һәм бер-берегезне, урманнан алып чыккан әйберләрне, хайваннарны тикшерегез. Киемегездә талпан табасыз икән, аны дезинфекцияләүче эремәгә салырга яки яндырырга, ләкин сытмаска кирәк. Тиредә табылган талпанны исән алу ягын карарга кирәк, чөнки бу очракта аны лабораториягә анализга тапшырып була. Мөмкинлек булса, талпанны үзегез алмаска, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Үз-үзегезне тикшергән вакытта, тәннең чәчле урыннарына, тире сырларына, колак эченә, култык асларына аеруча игътибарлы булыгыз. Авырудан саклану өчен, вакцина ясатырга мөмкин. Аны талпан сезонына 1,5-2 ай кала ясаталар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: