Үзара салымны түләп бетерергә ашыгыгыз

Хөрмәтле сарманлылар! Дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияне искә алып, Сарман авыл җирлеге территориясендә яшәүчеләрнең үзара салым акчаларын агымдагы елның 1 мартына кадәр түләп бетерүләре сорала.

2020 елда ул һәр гражданга 350 сум күләмендә билгеләнде һәм аны Сарман авыл җирлегендә теркәлгән, һәр балигъ булган граждан түләргә тиеш. Салымны түләмәүчеләрнең әҗәтләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында әҗәт булып күренеп торачак.
Үзара салымнан I һәм II төркем инвалидлар, 80 яшьтән өлкән гражданнар, бер ел дәвамында җирлек территориясендә яшәмәгән кешеләр (уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы студентлар, армия сафларында хезмәт итүчеләр, ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр), тормыш хәле авыр булганнар (социаль яктан авыр хәлле, янгыннан зыян күрүче, каты авыру кешеләр) азат ителәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте