САРМАН
  • Рус Тат
  • Язлардан соң кышлар килми

    Республика карамагындагы 1 километр юлны төзекләндерү өчен - 9-11 , ә федераль карамактагысына 32 миллион сум акча кирәк. Шуңа да юлларны саклау төп бурыч итеп куела. Билгеле булганча, яз көне эрегән кар суы туфракка үтеп керә. Авыр йөк машиналарының да йөрүе аңа икеләтә зыян сала. Гадәттә бездә рөхсәт ителгәннән дә...

    Республика карамагындагы 1 километр юлны төзекләндерү өчен - 9-11 , ә федераль карамактагысына 32 миллион сум акча кирәк. Шуңа да юлларны саклау төп бурыч итеп куела.
    Билгеле булганча, яз көне эрегән кар суы туфракка үтеп керә. Авыр йөк машиналарының да йөрүе аңа икеләтә зыян сала. Гадәттә бездә рөхсәт ителгәннән дә күбрәк йөк ташыла. Ә язгы юллар андый авырлыкка исәпләнмәгән. Бу, үз чиратында, язгы чорда Татарстанда авыр йөк машиналарына чикләүләр кертүне таләп итә. Быел ул 15 апрельдән 14 майга кадәр дәвам итәчәк. Бары халыкара маршрутларда эшләүчеләр, пассажир автобуслары, туклану ризыклары, терлек, дару, ягулык-майлау материаллары, орлык, ашлама, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле товар ташучылар, оборона министрлыгы транспортына гына авыр йөк белән йөрергә рөхсәт бирелә, ди Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Э.Данилов. Калганнарга юлга чыгу тыела. Ихтыяҗ туганда, йөк яки машина хуҗасы республика карамагындагы трассаның һәр километры өчен - 925, федераль юлда 5620 сум акча түләргә тиеш. Кире очракта, Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Р.Миңнеханов әйтүенчә, кагыйдә бозучыларга карата катгый чаралар күрелә. Аерым алганда, йөртүчегә - 2-2,5, вазифаи затка - 15-20, юридик затка 400-500 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, шофер машина йөртү таныклыксыз калырга да мөмкин. Күпләр аптырашта. Бу бездә генәдер, уттай кызу эш өстендә ай буена тик ят инде, диючеләр дә бар. Әмма мондый чикләүләр чит илләрдә дә бар, анда шартлар тагын да кырысрак. Мәсәлән, АКШта йөк машинасының авырлыгы 36 тоннадан артмаска тиеш. Ә бездә йөк авырлыгына чикләү машина күчәренә карап куела: ул республика карамагындагы юлларда 6-4, федераль карамактагында 8-6 тонна. Канадада исә чикләү вакыты ике ай дәвам итә. Йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә бу чорда нәрсә эшләргә соң? Тимер юл транспортыннан файдаланырга, ди Эдуард Юрьевич. Тагын бер яңалык: Дәүләт Думасында яңа закон проекты да әзерләнә. Ул кабул ителсә, авырлыгы 13 тоннадан артык булган йөк машиналары хуҗалары юл фондына акча түләргә мәҗбүр булачак.
    ...Язгы ташуны апрельнең беренче ункөнлеге ахырында була, дисәләр, табигать дигәнең бу юлы да өлгеррәк булып чыкты: ташу беренче атнада ук китте. Белгечләр әйтүенчә, былтыр көз көне кар аз яуды, җир туңды. Язгы су җиргә сеңәргә өлгерә алмау сәбәпле, ташу башлануга республиканың төрле районнарында су басу куркынычы артты. Булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Баулы районында 23 һәм 27 хуҗалыклы ике авыл су эчендә калган. 30дан артык кеше вакытлыча мәктәп бинасына күченгән. Яңа Чишмә, Тукай районнарында елгадагы боз газ торбасына зыян салган. Нәтиҗәдә 5 авылда газ бирү өзелгән.
    Тиздән җәй. Татарстан гидрометеоүзәк җитәкчесе С.Захаров май, июль айлары гадәттәгедән җылы булачак, ди. Коры, җылы һава исә янгын куркынычы тудыра. Урман хуҗалыгы министры урынбасары Х.Мусин Татарстанда 160 торак пунктның 16сына урман яну куркынычы янавын да искәртте. Чөнки аларда янгынга каршы су белән тәэмин итү чаралары юк. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә дә кырларда салам яндырганда саклык чаралары күрү таләп ителә. Язлардан соң кыш килмәгән кебек, җәйге корылыкка да әзер булу сорала. Ни дисәң дә, узгандагылары ныклы сабак бирде, бусадагысына итәк-җиңне җыярга өйрәтте.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      160
      0
      0
    Ночной режим