САРМАН
  • Рус Тат
  • Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга ярый?

    Бала тугач, аның чәчен алдыру - Ислам динендә күркәм гамәлләрдән санала. Ләкин бөтен балаларның да чәчен алу кирәкми.

    Әлбәттә, кыз балаларның чәчләре алынмый, бары тик угыл балаларның гына чәчләре алына. Мөхәммәд галәйһиссәләм яңа туган ир баланың чәчен җиденче көнне алырга кушкан. Ә инде ул көнне өлгерелмәсә, 14 нче яки 21 көнне

    Баланың чәче алынгач, аны үлчиләр. Әгәр дә баланың чәче, мәсәлән, 1 грамм булса, 1 грамм көмеш бәясе сәдака бирелә. Баланың чәчен үлчәгәч, аны кайда куярга дигән сорауга түбәндәгечә җавап бирергә мөмкин - Аллаһы Тәгалә: "Мин сезне җирдән яралттым һәм әҗәлегез җитеп үлгәч тә, туфракка кертәм", - ди. Димәк, без туфрактан яралтылганбыз, тырнакларыбыз да, чәчләребез дә асылда туфрак бит, шулай булгач, алар туфракка күмелә - җиргә кайтарыла.

    "Татар дини календаре"ннән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: