САРМАН
  • Рус Тат
  • "Укырга, укырга һәм укырга!"

    Бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү, төп этаплары тәмамланды. Россия күләмендәге күрсәткечләр белән чагыштырганда, Татарстанда, рус әдәбиятыннан кала, барлык фәннәрдән дә имтихан нәтиҗәләре югары. "Димәк, мәгарифне үстерү юлын дөрес сайлаганбыз", - ди Татарстан мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр дә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Быел Казан колонияләренең берсендә җәза...

    Бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү, төп этаплары тәмамланды. Россия күләмендәге күрсәткечләр белән чагыштырганда, Татарстанда, рус әдәбиятыннан кала, барлык фәннәрдән дә имтихан нәтиҗәләре югары.
    "Димәк, мәгарифне үстерү юлын дөрес сайлаганбыз", - ди Татарстан мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр дә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Быел Казан колонияләренең берсендә җәза срогы үтүче 40 яшьлек хатын БДИны уңышлы үтте. Узган ел Түбән Кама колониясеннән бер егет шулай ук имтиханнарын яхшы тапшырган. Ул быел иреккә чыга. Максаты - узган елгы нәтиҗәләр белән КАИга укырга керү. Гомумән алганда, имтиханнар 110 пунктта үтте. Аларда 1020 җәмәгать күзәтүчесе катнашты. Болар хакында тулы мәгълүмат Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә бирелде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанда рус теленнән уртача күрсәткеч - 64,3, математикадан 48,5 балл булды. 80 һәм аннан да югары балл туплаган укучылар да шактый. 100 баллны 109 укучы җыйган. Шуларның 66сы - рус теленнән. Узган ел информатиканы камил белгән укучы табылмаса, быел 22 бала 100 баллга ия булган. Бу - мәктәпләрдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләргә киң урын бирү нәтиҗәсе, ди министр. Әлбәттә, имтиханнарын тапшыра алмаучылар да бар. Аерым алганда, рус теленнән барлык имтихан тапшыручыларның - 1, математикадан 2,4 проценты чик баллны уза алмаган. Нәтиҗәдә 303 укучы аттестатсыз калган. Андыйлар Әгерҗе, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш районнарында теркәлгән. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, имтихан нәтиҗәләре республиканыкыннан шактый ким булган 20 район билгеләнгән. Моны министр урыннардагы мәгариф бүлеге җитәкчелегенең, укытучыларның тиешенчә эшләп бетермәве нәтиҗәсе дип бәяләде. Имтиханны яхшы тапшыру өчен республиканың барлык мәктәпләрендә дә тиешле шартлар җитәрлек, ди ул. Әлбәттә, аттестатсыз калган укучылар язмыш иркенә ташланмый. Алар - министрлык күзәтүендә. Аларга тормышта уз урыннарын табарга ярдәм итәбез, аттестат - ул югары уку йортына керү өчен генә кирәк, ди Альберт Харисович. Андыйлар башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керә ала. Ә инде югары уку йортларында укырга теләсәләр, БДИны киләсе елларда тапшыра алалар.
    Бүгенге көндә имтиханнарның өстәмә этаплары бара. Шунлыктан БДИны иң уңышлы тапшырганнарның исемлеге әлегә билгеле түгел. Шулай да, Казан мәктәпләре арасында, иң яхшы күрсәткечләр 131 лицей укучыларында. Дөрес, анда иң сәләтле балалар гына укуын искә алсак, министр әйтмешли, авыл белән шәһәр, мәктәп белән лицейны бергә куеп чагыштыру дөрес була алмый.
    Имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булмаучылар да бар. Быел республика буенча 1900 апелляция кабул ителгән. Шуның 15 проценты, ягъни 6 эшнең бары тик берсе генә укучылар файдасына хәл ителгән.
    Быел татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханы тапшыручыларның булуы да сөенечле. Бу фәннәрне 67 укучы сайлаган. Уртача балл 71,15 процент булган.
    Район буенча саннар ни сөйли соң? Быел бердәм дәүләт имтиханын 256 укучы тапшырган. Шуларның 251е - гомумбелем бирү, 3се башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш класс укучылары булса, 2се - узган елгы чыгарылышныкылар. Район буенча рус теленнән уртача балл - 64,3, математикадан - 51,7, тарихтан - 68, информатикадан - 60,7, инглиз теленнән - 61, биологиядән, җәмгыять белеменнән 57,4 булды. Бу фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре, узган ел белән чагыштырганда, шактый югары. Ә химия, физика, әдәбият, география буенча ул - түбәнрәк. Районның уртача күрсәткеченнән югары нәтиҗәләр туплаган мәктәпләр дә бар. Мәсәлән, Җәлил икенче, Сарман мәктәпләре укучылары рус теленнән төпле белемле булуларын күрсәтсә, Иске Минзәләбаш, Александровка мәктәпләре, Сарман, Җәлил гимназияләре укучылары, рус теле белән бергә, математикадан да көчле булуларын расладылар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 7 мәктәптә имтихан нәтиҗәләре районның уртача күрсәткечләреннән дә түбән. Әгәр узган ел бер укучы максималь балл җыйса, быел 100 баллга ия булган укучы табылмады. Ләкин 80 һәм аннан да югары балл туплаучыларның саны артты. Узган ел андыйлар 17 булса, быел алар - 35. Уку нәтиҗәләре буенча 19 укучы - алтын, 11е көмеш медальгә ия булдылар.
    Узган ел 6 укучы аттестатсыз калса, быел андыйлар юк. Имтихан нәтиҗәләре белән килешмәгән бер укучы аппелляциягә биргән. Ул үзгәрешсез калдырылган. Гомумән алганда, районда имтиханнар үз югарылыгында үтте, диләр мәгариф бүлеге хезмәткәрләре.
    Чыннан да, белем бирү һәм тәрбия эшенә җитди игътибар биргән, балалардан да ныклы белем таләп иткән урыннарда нәтиҗәләр дә куанычлы. Дөрес, әлегә БДИны бик үк идеаль система дип атап булмый. Шулай да, аннан да уңае юк. Аны уңышлы тапшыру өчен бары ел әйләнәсе тырышып укырга гына кирәк, ди министр да. Димәк, элекке чакырулар бүген дә актуаль: "Укырга, укырга һәм укырга!"
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим