ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү дәвам итә

Районыбыз үзенең данлыклы ул һәм кызлары белән урынлы горурлана. Зур Нөркәй авылында туган, Рәсәй Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Марат Шакир улы Бибишев – шундыйларның берсе.

Ул - төзелеш өлкәсен оештыручыларның берсе, СССРның Министрлар Советы премиясе лауреаты, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе. Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган “Сарман якташлар” җәмгыяте якташлар очрашуы да бер елны нәкъ менә райондашыбызның якты истәлегенә багышланган иде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Без дә үзебезнең якташыбыз өчен тавыш бирик, хөрмәтле райондашлар.http://100.tatarstan.ru-сылтама буенча “Голосуй за своего земляка” язуына кереп, “Проголосовать” дигәнгә басасы һәм, Сарман районын сайлап, аның янындагы түгәрәккә тамга куясы. Шуңа аеруча игътибар итегез: түгәрәкнең нәкъ менә район исеме астына куелганын сайлагыз.

Тавыш бирү өчен сылтама:http://100.tatarstan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте