Синоптиклар сентябрьнең аномаль булачагын фаразлый

Татарстанны аномаль җылы сентябрь көтә. Температура нормадан югары булачак. Айның беренче яртысы җәйнең дәавамы кебек була, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев

«Россия Гидрометцентры фаразлавы буенча, уртача айлык температура 13 градус булачак. Кайбер районнарда корылык та сакланачак», дип билгеләп үтә галим.

Аның сүзләренчә, быел августта температура шулай ук нормадан 3 градуска җылырак килгән.  Бу тенденция сакланачак, дип яза РБК сайты. Көзнең беренче аеның беренче атнасында 18-20 градус җылы һава торышы сакланачак.

Гомумән, Юрий Переведенцев 2018 елны дөньякүләм 160 еллык күзәтүләр тарихында иң җылысы булган дип саный. «Глобаль җылыту дәвам итә», ди эксперт.

Материал:http://saby-rt.ru/news/ava-toryshy/sinoptiklar-sentyabrne-anomal-bulachagyn-farazlyy

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша