САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман юллары төзекме?

    Россиядәге ике бәланең берсе - юллар. Узган гасырда ук бөек классикларның берсе әйткән бу сүзләр бүген дә күп урыннарда актуаль. Каядыр читкә чыксаң, безнең якларда юллар әйбәт икән әле, дип кайтасың. Тик алар да даими карап, төзекләндереп торуны сорый. Юллар белән проблемалар, гадәттә, яз көннәрендә туа. Температураның кискен үзгәрүе аларның...

    Россиядәге ике бәланең берсе - юллар. Узган гасырда ук бөек классикларның берсе әйткән бу сүзләр бүген дә күп урыннарда актуаль. Каядыр читкә чыксаң, безнең якларда юллар әйбәт икән әле, дип кайтасың. Тик алар да даими карап, төзекләндереп торуны сорый.
    Юллар белән проблемалар, гадәттә, яз көннәрендә туа. Температураның кискен үзгәрүе аларның торышына тискәре йогынты ясый, диләр белгечләр. Карлардан арчылган юлларның чокыр-чакыр булуын күреп, шоферлардан да ныграк уфтанучылар юктыр. Чөнки мондый юллар уңайсызлык кына тудырып калмый, машиналарны да шактый таушалта. Дөрес, һава температурасы мөмкинлек бирүгә, юл төзүчеләр ул чокыр-чакырларны ямый башлыйлар, Бу эш республика хөкүмәтенең дә даими контролендә тотыла.
    - Юлларны язгы төзекләндерүне салкын асфальт-бетон белән башлыйбыз, -ди «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыяте филиалының Сарман участогы начальнигы урынбасары Таһир Сөләйманов. - Бу материал белән һава температурасы минус 10 градуска кадәр булганда эшләргә мөмкин. Без аны көздән ташып куйган идек. Хәзер инде көннәр җылытты, Яр Чаллыдагы асфальт-бетон заводы эшли башлаячак, һәм без асфальтны шуннан алып кайтачакбыз.
    Юл салуын әйтәсе дә түгел, төзекләндерүенең технологиясе дә катлаулы. Чокырларны башта асфальт-бетон салырлык итеп, фреза белән кисәләр. «Рециклер» маркалы савытта массаны солярка ягып,50-60 градуска кадәр җылытып салалар һәм виброплитә (каток) белән таптаталар. Сарман участогы эшчеләре соңгы көннәрдә Зәй - Сарман арасындагы юлны төзекләндерү белән мәшгульләр. Ул ара 19 километр тәшкил итә. Фрезада - Данияр Сәгыйтов, катокта Рамил Хафизов эшли. Аларга эшчеләр Илгиз Латыйпов, Раил Нәбиуллин, Фаиз Әхтәмов ярдәм итә. Бригаданы мастер Назыйф Садыйков җитәкли. Бу юлга кадәр Яр Чаллы - Сарман, Сарман - Азалак, Мөслим - Саклаубаш - Юлтимер араларындагы эре чокырлар ямалган. Барлыгы 479 квадрат метр мәйданда чокырларга 58,3 тонна асфальт-бетон салынган. Участок карамагында 19 күпер бар. Сарманда Минзәлә елгасы аша чыга торганының асфальты быел аеруча бозылган. Аны кайнар асфальт белән ремонтлаячаклар.
    Авыллар эчләрендәге юллар участок карамагында түгел. Алар бары тик Чураш, Карашай Саклау, Сарсаз Тәкермән авылларындагы кебек үтәли юлларны гына карап торалар. Юллардагы чүп-чарны җыю да алар җилкәсенә төшә. Капчык-капчык чүпләрен юлларга, автобус көтү тукталышларына ташлап китүчеләрне аңлый да, аклый да алмый алар. Үзебез яшәгән җирне үзебез пычратабыз да, аннан кемнедер, җыештырмыйлар, дип, сүгәргә тотынабыз. Чисталык та, төзеклек тә үзебездән торганны гына һәркем аңларлык югыйсә.
    «Сарман юлларына чыгып, кая да китеп була.
    Юл булмаса гына бит ул, дөньялар китек була», - дип җырлыйбыз Дамир абый Гарифуллин язган сүзләргә. Шул юлларыбызны да төзек, чиста хәлдә саклыйсы иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      161
      0
      0
    Ночной режим