САРМАН
  • Рус Тат
  • Күп балалы гаиләләргә – җир

    Узган елның ахырында ТРның "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 90 нчы санлы Законы кабул ителгән иде. Аның нигезендә республикада күп балалы гаиләләргә түләүсез җир участоклары бирелә. Безнең районда бу эш ничек алып барыла? Бу сорау белән без район Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гүзәл Гәрәевага...

    Узган елның ахырында ТРның "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 90 нчы санлы Законы кабул ителгән иде. Аның нигезендә республикада күп балалы гаиләләргә түләүсез җир участоклары бирелә. Безнең районда бу эш ничек алып барыла? Бу сорау белән без район Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гүзәл Гәрәевага мөрәҗәгать иттек.

    - Чыннан да, югарыда телгә алынган закон нигезендә республикада даими яшәүче, гариза биргән вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир участоклары бирелә. Балалар, дигәндә, уллыкка, кызлыкка, сроксыз вакытка опекага алынган балалар да күздә тотыла.
    Җир участокларын торак, дача төзелеше, ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен файдаланырга була. Шуны да әйтергә кирәк: май аенда республиканың 90 нчы санлы законына үзгәреш кертелде. Аның нигезендә күп балалы гаиләгә җир участогы яшәү урыныннан бирелә.
    Безнең районда 470 күп балалы гаилә исәпләнә. Җир участогы алу өчен, аларның 330 ы гариза бирде. Аларның 196 сы җир участогын - ярдәмче хуҗалык алып бару, 130 ы торак төзелеше өчен файдаланырга тели. Бүгенге көнгә 56 гектар җир участогы әзерләнде. 249 җир участогына кадастр паспорты кайтты. Шуның эченнән 61 җир участогы гаиләләргә бирелде. Җәлил поселогында 162 күп балалы гаилә исәпләнә. Аларның 118 җир участогы алырга гариза бирде. Җир участогына дәгъва кылучыларның берничәсе ярдәмче хуҗалык алып барырга, калганнары аннан торак төзелеше өчен файдаланырга тели. Хәзергә җир участогы 20 гаиләгә бирелде, бүгенге көндә участоклар әзерләү эше алып барыла, якын арада тагын 150 гаилә җирле булачак.
    Күп балалы гаиләләргә шуны да искәртәсе килә: тәкъдим ителгән җир участогыннан өч тапкыр баш тартсалар, алар чиратка яңадан басарга тиеш булалар. Шунысын да онытмаска кирәк: участокны алгач, ул караусыз ятмаска, максатчан файдаланылырга тиеш. Әгәр җир өч ел дәвамында файдаланылмаса, закон нигезендә дәүләт аны кире алырга хокуклы.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим