САРМАН
  • Рус Тат
  • Хаталы элмә такталары районны бизәми

    “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Канунның 14 маддәсендә: “Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, дәүләт органнарының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре язылган документлар (бланклар, мөһерләр, штамплар, штемпельләр) һәм элмә такталарның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә әзерләнә”, дип язылган.

    Районда әлеге законның үтәлешен тәэмин итү Татарстан Республикасы телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру буенча район комиссиясенә йөкләнгән.  Элмә такта – ул оешманың йөзе. Шуңа аның ни дәрәҗәдә дөрес язылган булуы анда хезмәт куючыларның авторитетын билгели. Грамотасыз тәрҗемәле, хаталы язулы элмә 
    такталары бер генә бинаны да бизәми. Татар җирлегендә – бигрәк тә. Һәр оешмада, мөгаен, бер булса да игътибарлы хезмәткәр юк түгелдер. Урам исемнәре,  учреждениеләрдәге элмә такталарның ике дәүләт  телендә язылган булуы мөһим. Аеруча яңа сафка баскан, яисә капиталь төзекләндерелгән объектларда элмә такталар матур итеп язылып куела. Әмма шунысы бар, кайбер очракларда  элмә такталарның татарча язылышы дөрес булмый. Районда “ү” урынына – “у”, “ә” хәрефен “э” белән язган язмалар да бар. Бу оешмаларны бер дә бизәми. Ни сәбәпледер, алар, элмә такталар эшләүгә заказ биргәндә, текстларның дөрес булуын башта  белгечләргә күрсәтмиләр. Хаталары ачыклангач та, кызганыч, кисәтүләрне дөрес кабул итмәгән җитәкчеләр дә бар. Дәүләт учреждениеләрендәге, күрсәтмә такталарындагы язулар, урам исемнәре, реклама афишалары хәзер республика комиссиясе тарафыннан да тикшерелә. Һәр оешма-учреждениегә керү юлында аның исеме һәм эш сәгатьләре күрсәтелгән элмә такталар эленгән. Аларда язулар ике дәүләт телендә булырга тиеш. Бу хакта күп тап
    кырлар кисәтелде. Тикшерү вакытында боларга да игътибар юнәлтелә. Кайбер җирлекләрдә урам исемнәре ике телгә дә тәрҗемә ителмәгән. Мәсәлән, “улица Мира” икән, ул “Тынычлык урамы” дип, “улица Речная” икән, “Елга буе урамы” дип язылырга тиеш. “Навигатор рус телен генә белә бит”, дигән сылтау бу очракта урынлы түгел. Чөнки кирәкле җирне эзләгән вакытта аны рус телендә эзләргә кирәклеген барыбыз да яхшы белә. Юл күрсәткечкә урам исемен “улица Мира” дип язсак, урам күрсәткечендә аның нинди телдә язылган булуына карамастан, ул безне барыбер, бутамыйча, тиешле урынга алып чыгачак. Аның ике телдә язылган булуы законны үтәү өчен кирәк. Шәхси йортларның диварларында урам исемнәре дә ике телдә язылган булу шарт. Ике дәүләт теленең бертигез кулланышы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемнәре язылган табличкаларда да чагылырга тиеш. Районда  учреждениеләрнең һәм оешмаларның исемнәре ике дәүләт телендә – русча һәм татарча рәсмиләштерүгә кагылышлы законга туры киләме? Болар әле тагын тикшереләчәк. ТР Премьер-министры урын
    басары, Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасы  Советы рәисе Вәсил Шәйхразыев җитәкчелегендәге республика комиссиясе утырышлары еш үткәрелә. Без – район комиссиясе членнары анда видеоконференция режимында катнашабыз. Һәр утырышта районнардагы торыш ныклап анализлана, хаталар күрсәтелә, кисәтүләр ясала. Оешма исеме зур хәрефләр белән язылган һәм ерактан күренеп торамы, учреждение һәм фирманың тулысынча рәсми исеме язылган рәсми элмә тактасы бармы, эш сәгатьләре турында мәгълүмат ике телдә дә язылганмы – боларны тагын бер кат барлау зыянга булмас. Шәхси предприятиеләрдә исә элмә такталарның кайберләре рус телендә генә. Кибет исемнәре, тәрҗемә ителми торганнар (бренд исемнәр) исемлегенә кермәгәндә, ике телдә язылырга тиешләр. Һәркем үзе яшәгән җирлекнең матур, төзек һәм үрнәк булуын телидер. Татар районында яшәүчеләр буларак та,  татар теленең аксавына без юл куярга тиеш түгел. Һәрхәлдә, укыткан укытучыларыбызга безнең белемнәребез өчен оят булмасын иде.

    Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: