САРМАН
  • Рус Тат
  • «Каравон» иң осталарны җыя

    26 нчы майда Лаеш районында «Каравон» рус фольклоры фестивале үткәреләчәк. Ул быел 20 нче тапкыр уздырыла. Фестивальнең төп максаты - рухи кыйммәтләрне, тарихи традицияләр нигезендә милли үзаңны яңарту, рус халкының бердәмлеген тәэмин итү. Юбилей датасы буларак, быел анда ТР Президенты Р.Миңнеханов, Мәскәү шәһәреннән Россия Дәүләт халык иҗаты йорты вәкилләре һәм...

    26 нчы майда Лаеш районында «Каравон» рус фольклоры фестивале үткәреләчәк. Ул быел 20 нче тапкыр уздырыла. Фестивальнең төп максаты - рухи кыйммәтләрне, тарихи традицияләр нигезендә милли үзаңны яңарту, рус халкының бердәмлеген тәэмин итү. Юбилей датасы буларак, быел анда ТР Президенты Р.Миңнеханов, Мәскәү шәһәреннән Россия Дәүләт халык иҗаты йорты вәкилләре һәм башка рәсми затларның катнашуы көтелә. Узган ел анда Россиянең төрле төбәкләреннән 120 этнографик, фольклор һәм вокаль коллективлар катнашса, быел аларның саны 135-140 ка җитәр дип фаразлана. Программада - театральләштерелгән кунаклар каршылау, бәйрәмне ачу күренешләре, концерт, әйлән-бәйлән уеннары. Кунаклар шулай ук «Авыл йорты»нда, «Осталар шәһәре»ндә, «Каравон музее»нда була алачаклар. Россия күләмендәге популяр коллективларга килгәндә, Санкт-Петербургтан «Иван Купала» һәм башка иң яхшы фольклор коллективларының катнашуы көтелә. Бәйрәм, беренче Россия телеканалыннан күрсәтү өчен, телевидениегә төшереләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим